Мамадышта авыл эшкуарлыгын һәм кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрергә әзерләнәләр.

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Мамадышта авыл эшкуарлыгын һәм кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрергә әзерләнәләр. Аны иртәгә, 30 мартта планлаштырганнар. Теманың актуальлеге аны көн тәртибенә тагын да ешрак кертергә мәҗбүр итә.

Спикерлар сыйфатында чарага инде стажлы эшкуарларны чакырдылар, алар үз тәҗрибәләре белән уңышка ирешү серләре һәм яңа эш башлаучы бизнесменнарга үз киңәшләрен бирәчәкләр.  Саба, Тукай, Лаеш авыл җирлекләре вәкилләре киләчәк, ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын ведомство җитәкчесе урынбасары Ришат Хәбипов тәкъдим итәчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Ирина Лукина белән дә шәхсән аралаша алачаклар.

Чарада инде эшләп килүче эшмәкәрләр һәм үз эшләрен башлау турында уйлаучылар катнаша ала.

Башлана 10: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International