Район башлыгы социаль әһәмияттәге объектларда төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын бәяләде.

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Район башлыгы социаль әһәмияттәге объектларда төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын бәяләде. Анатолий Иванов тыгыз эш графигыннан бер көнне шәһәр һәм авыл җирлекләрендә мәйданчыкларны карап чыгуга багышлады. Мамадышта ул Төньяк микрорайонында тукталыш ясады, анда бүген район һәм республика күләмендә уникаль проект гамәлгә ашырыла. Мәктәп-бакча төзегәндә бик күп нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк, бу хакта район башлыгы һәм подрядчы оешма вәкилләре белән сөйләште. Анатолий Иванов ремонт эшләренең вакытын дөрес итеп исәпләү кирәклеге турында «Мамадыш РҮХ»ДАССОда искә төшерде инде. Район җитәкчелеге шулай ук Дүсмәт, Көмешкүл, Келәүш торак пунктларында белем бирү оешмаларында  ремонт белән танышты. Сүз уңаеннан, әлеге мәктәпләр 30 еллап капиталь ремонт күрмәгән. 25 августка ремонт эшләре тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International