"Тормышка 10 000 адым" Бөтенроссия акциясе турында

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Акциянең девизы - "Без бергә сәламәтлек артыннан атлыйбыз!". Акцияне оештыручылар - "Милләт сәламәтлеге лигасы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы , муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы һәм Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе.

 

Акциянең төп максаты-гражданнарны сәламәт яшәү рәвешен сайлауга чакыру, хәрәкәт активлыгын арттыруга  игътибарны җәлеп итү.

Мамадыш шәһәре халкын акциядә катнашырга чакырабыз. 10.30 сәгатьтә район мәдәният йорты янында җыелабыз, 11.00 сәгатьтә старт башлана.

Акциягә игътибар җәлеп итү максатыннан өс  киемендә яшел һәм сары атрибутлар (шарфлар, беретлар, бүрекләр, перчаткалар) хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International