Район башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре алдына районда кош- корт сатып алу мөмкинлекләре турында аңлату эшләре алып бару бурычын куйды.

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Районда  терлек үрчетү белән күпләр шөгыльләнергә тели, халыкка ярдәм күрсәтергә, шул исәптән мәгълүмати яктан да хупларга кирәк, диде А.П. Иванов. Кош- корт алырга еракка барырга кирәк түгел, чөнки үзебезнең районыбызның берничә эшмәкәре кош- корт үрчетү белән шөгыльләнә. Бу инде вакытны һәм акчаны янга калдырырга да мөмкинлек бирә.

Район Советы һәм башкарма комитеты матбугат хезмәте әлеге хуҗалыкларда кош- кортның бәяләре, эшмәкәрләр белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары, алдан заказ буенча сатылачак даталар белән мәгълүмат әзерләде.

«ЭкоПтица» СССППК,  Ылыя авылы, (Уткино)

Тел.: 8-905-315-05-99

Беренче корпус: 23-24 апрель

Икенче корпус: 30 апрель, 1 май

КФХ Хөснуллин Т.И. Отарка авыл җирлеге

Тел.: 8-987-268-87-68

Беренче корпус: 23-24 апрель

Дәүләтшин Р.М. КФХ, Шәмәк авылы

Тел.: 8-805-372-37-31

Беренче корпус: 17-18 апрель

Икенче корпус: 27-28 апрель

Кош-кортның бәясе ничә данә алуга бәйле:

50 данәгә кадәр - 300 сум/шт.

51-100 данәгә кадәр - 290 сум/шт.

101 данәдән артык - 280 сум/шт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International