яңа туп алды.
Мамадыш районы мәгариф оешмалары футбол һәм волейбол уеннары өчен 200 дән артык яңа туп алды. Мәктәп спорт залларының инвентарьларын 2019 елда муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасында районның көмеш җиңүе нәтиҗәсендә яңарта алдык. Исегезгә төшерәбез, ярышлар 9 дисциплина буенча уза, спортчыларның уңышлы чыгыш ясавы Татарстан казнасыннан финанс ярдәмен гарантияли. Акча спорт өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен генә файдаланылырга мөмкин.
Мәктәпләргә тупларны март башында тараттылар. Элегрәк республиканың спорт министрлыгы районга шахмат, бадминтон өчен ракеткалар һәм воланнар, гимнастика келәмнәре һәм мататлар, чаңгы комплектлары, ботинкалар, теннис өстәлләре һәм башкалар өчен җыелмалар җибәргән иде.
Авыл территорияләрендәге мәйданчыклар тагын да универсаль булачак. Территорияләрне комплекслы үстерү программасы буенча аларны төзегәннән соң, район башлыгы Анатолий Иванов аларның һәркайсын өстәмә җиһазландыру бурычын куйды. Җәй көне аларда волейбол уеннары өчен сеткалар һәм футбол капкаларында саклагыч сеткалар барлыкка киләчәк. Әйтергә кирәк, 2021 елда җирле муниципаль берәмлекләр пьедесталның иң югары баскычына менде. 6 алтын һәм 3 көмеш медаль районга гомумкоманда зачетында алтын медаль китерде.