Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 16 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты мамадышлыларның тагын бер үтенечен үтәргә әзерләнә.Районыбызның яшелчә үстерергә яратучылары үз бакчаларында элиталы “Королева Анна” сортын үстереп карага телиләр. Бу сортны Йошкар –Олага барып алырга кирәк. Әлеге сортлы бәрәңге, яшелчәчеләр әйтүенчә, уңыш бирү буенча иң яхшы сортларның берсе санала. Белгечләр әйтүенчә, авыруларга бирешми. Орлык бәрәңгесенең килограммы 33 сум тора. Аңа заказны 3-11-96 телефоны буенча бирергәмөмкин. Авылда яшәүчеләр орлык бәрәңгесенә җирле башкарма комитетта заказ бирә ала.
Кече Сон авылыннан Юсуповлар гаиләсе 8 апрельдә Саба муниципаль районында узган «гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы - тарихсыз эзлебез» исемле шәҗәрә фестиваленең зона этабында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты дипломы белән бүләкләнде.
1 апрельдән 31 майга кадәр ТР Министрлар Кабинеты карары белән санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Ел саен үткәрелә торган акция Экологик культура һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштыру, халыкның хезмәт һәм экологик культурасын тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрен яңарту, яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларның социаль җаваплылыгын тәрбияләү, гражданнар, оешмалар һәм хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау эшендәге башлангычларын берләштерү максатларында үткәрелә.
Тыңлау 26нчы һәм 27нче апрель көннәрендә 11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр булачак.Башлангыч тыңлауларда театраль ВУЗга укырга керергә һәм тормышларын сәхнә һәм кино белән бәйләргә теләгән 15-18 яшьлек өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.
Бүләкләү тантанасы бүген Мамадыш шәһәренең үзәк почта бинасында узды. Бу чарада берьюлы ике конкурска йомгак ясалды.
2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән-томан, яшен, төнлә һәм көндез-яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә( Казан шәһәре буенча да)
"Хәтер" фонды директоры Газизов Рафаэль Шәкүр улына диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырылды.
Бүген Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең күчмә утырышы М.М.Юнысов КФХ да узды, анда агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр дә чакырылган иде.
Районның белем бирү оешмаларының 979 укучысы бушлай ял итү, күңел ачу һәм башка учреждениеләргә бару хокукы бирә торган бердәм шәхси билеттан файдалануларын дәвам итә. Район башлыгы Анатолий Иванов карары нигезендә, бу документны күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган , физик мөмкинлекләре чикләнгән һәр бала алырга тиеш.