Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте
Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркын төзү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә узды. Аны район Башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Киңәшмәдә проект архитекторы Алмаз Вәлиуллин, Татарстан спорт министрлыгының спорт инфраструктурасын үстерү һәм программаларны тормышка ашыру бүлеге башлыгы Олег Кривцов, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе " автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Нәфис Сираҗетдинов катнаштылар.
2022 елның 14 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Галкин җитәкчелегендә Идел буе федераль округында законсыз финанс операцияләренә каршы көрәш буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Чарада Идел буе федераль округы буенча Росфинмониторинг үзәк идарәсе, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсе, Идел буе таможня идарәсе, Россия Федераль салым хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара инспекциясе, Россия Федераль иминлек хезмәтенең территориаль органнары, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук Россия Банкы һәм Түбән Новгород өлкә суды вәкилләре катнашты. Утырышта ике мәсьәлә каралды. Аларның беренчесе нотариаль хезмәтләрдән файдаланып законсыз финанс операцияләрен булдырмау белән бәйле. Икенчесе-округ территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Россия ФИХ, Россия ФТХ һәм Росфинмониторингның 2020 елның 14 маенда кабул ителгән «Наркотикларның законсыз әйләнешеннән алынган табышларны легальләштерү буенча ведомствоара хезмәттәшлекне активлаштыру турында» күрсәтмәсен гамәлгә ашыру белән бәйле.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 16 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты мамадышлыларның тагын бер үтенечен үтәргә әзерләнә.Районыбызның яшелчә үстерергә яратучылары үз бакчаларында элиталы “Королева Анна” сортын үстереп карага телиләр. Бу сортны Йошкар –Олага барып алырга кирәк. Әлеге сортлы бәрәңге, яшелчәчеләр әйтүенчә, уңыш бирү буенча иң яхшы сортларның берсе санала. Белгечләр әйтүенчә, авыруларга бирешми. Орлык бәрәңгесенең килограммы 33 сум тора. Аңа заказны 3-11-96 телефоны буенча бирергәмөмкин. Авылда яшәүчеләр орлык бәрәңгесенә җирле башкарма комитетта заказ бирә ала.
Кече Сон авылыннан Юсуповлар гаиләсе 8 апрельдә Саба муниципаль районында узган «гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы - тарихсыз эзлебез» исемле шәҗәрә фестиваленең зона этабында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты дипломы белән бүләкләнде.
1 апрельдән 31 майга кадәр ТР Министрлар Кабинеты карары белән санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Ел саен үткәрелә торган акция Экологик культура һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштыру, халыкның хезмәт һәм экологик культурасын тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрен яңарту, яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларның социаль җаваплылыгын тәрбияләү, гражданнар, оешмалар һәм хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау эшендәге башлангычларын берләштерү максатларында үткәрелә.
Тыңлау 26нчы һәм 27нче апрель көннәрендә 11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр булачак.Башлангыч тыңлауларда театраль ВУЗга укырга керергә һәм тормышларын сәхнә һәм кино белән бәйләргә теләгән 15-18 яшьлек өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.
Бүләкләү тантанасы бүген Мамадыш шәһәренең үзәк почта бинасында узды. Бу чарада берьюлы ике конкурска йомгак ясалды.
2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән-томан, яшен, төнлә һәм көндез-яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә( Казан шәһәре буенча да)