Мамадышта районның иң яхшы хат ташучыларын бүләкләделәр

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүләкләү тантанасы бүген Мамадыш шәһәренең үзәк почта бинасында узды. Бу чарада берьюлы ике конкурска йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасында «Россия Почтасы» АҖнең «Татарстан почтасы» директоры Мәхмүтов Илнур Наваил улы, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, шулай ук Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре катнашты.

Җыелучылар алдында беренче булып Анатолий Иванов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында  почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең әһәмиятен һәм район газетасының район халкы өчен мөһим ролен ассызыклады.

Илнур Мәхмүтов үз чыгышында безнең республика тормышында почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең кыйммәтләре турында сөйләде, почта җитәкчелеге үз хезмәткәрләре белән аралашып торуларын, килеп туган сорауларга һәрвакыт җавап бирергә әзер булуларын әйтеп узды.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән хат ташучылар арасында 60 мең сум күләмендә приз фонды белән «Халыкны – гәҗиткә язылдыру, ул, үзеңә – эш»( «Семье – подписку, себе – работу»)  бәйгесе үткәрелде. Бүген әлеге конкурсның берьюлы 4 номинациясе буенча нәтиҗәләр ясадылар.

Шәһәр Почта элемтәсе бүлекчәләре хат ташучылар арасында беренче урынны «Мамадыш 1» ОПС хат ташучысы, 390 хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче Ләйлә Илсур кызы Вәлиуллина алды, ул үз участогындагы  37% халыкны район газетасына  язылдырган.

Өченче урында -  Машурова Ирина Анатольевна.

Икенче урын Шәкүрова Нурия Хәбибрахман кызына бирелде. Кызганычка каршы, ул вафат булган. Лаеклы бүләкне алырга  аның варисы – улы килде.

500-дән артык кешегә хезмәт күрсәтүче авыл почтальоннары арасында беренче урынны «Түбән Тәкәнеш» ОПС хат ташучысы Анисимова Светлана Михайловна яулады. Икенче урында шул ук бүлекчә хат ташучысы Хәбибрахманова Розалия Раиф кызы. Өченче урын «Шәдче» ОПС хат ташучысы Шумитова Зоя Михайловнага бирелде.

"Югары Ушма почта бүлекчәсеннән Хәсәнова Рәйсә Мөхлис кызы-беренче,» Вахит авылыннан  Сәмигуллина Равилә Равил кызы-икенче,» Келәүштән Шахтина Зоя Николаевна өченче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International