Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты мамадышлыларның тагын бер үтенечен үтәргә әзерләнә

2022 елның 15 апреле, җомга

Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты мамадышлыларның тагын бер үтенечен үтәргә әзерләнә.Районыбызның яшелчә үстерергә яратучылары үз бакчаларында элиталы “Королева Анна” сортын үстереп карага телиләр. Бу сортны Йошкар –Олага барып алырга кирәк. Әлеге сортлы бәрәңге, яшелчәчеләр әйтүенчә, уңыш бирү буенча иң яхшы сортларның берсе санала. Белгечләр әйтүенчә, авыруларга бирешми. Орлык бәрәңгесенең килограммы 33 сум тора. Аңа заказны  3-11-96 телефоны буенча бирергәмөмкин. Авылда яшәүчеләр орлык бәрәңгесенә җирле башкарма комитетта заказ бирә ала.

Әле күптән түгел генә, халык соравы буенча  Мамадыш районына «Гала»сортлы берничә тонна орлык бәрәңгесе кайтартылган иде. Халыкны орлык бәрәңгесе белән тәэмин итү инициативасы белән район башлыгы Анатолий Иванов чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International