"Хәтер" фонды директоры Газизов Рафаэль Шәкүр улына диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырылды. Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы-«Мәйдан»редакциясе тарафыннан гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби - иҗтимагый премияне тантаналы тапшыру булды. Ул туган телне, мәдәниятне һәм милли әдәбиятны саклап калуга һәм үстерүгә, халыкның рухи үсешенә, язучыларның активлыгын һәм укучыларның хәзерге татар әдәбиятына кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән.