ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Йорт биләмәсе участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия турында

Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен»медале белән бүләкләнде.

Мамадыш районының Катмыш авылында мәдәни-ял итү үзәге барлыкка киләчәк. Аның кирәклеге турында торак пунктта яшәүчеләр күп еллар дәвамында район җитәкчелегенә җыеннарда язмача һәм телдән мөрәҗәгать иттеләр. Объект төзелешенә финанс чаралары  30 миллион сумнан артык, бу акчалар «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында федераль казнадан биреләчәк. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин сүзләренчә, бүгенге көндә  Катмышта 400 дән артык кеше яши,  бу авыл танылган татар актеры Хәлил Мәхмүтовның туган ягы да, -талантлы кешеләр, сәнгатьне яратучылар күп бу авылда. Шуңа күрә мәдәният учагы кирәклеген ассысыклады ул, ә элеккесе авария хәлендә.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Мамадышта гомумшәһәр өмәсе булды. Шәһәр өмәләре төзекләндерү, яшелләндерү, шәһәр территориясенең санитар торышын яхшырту буенча икеайлык кысаларында уза. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре үз учреждениеләре янындагы урамнарга, паркларга һәм скверларга чыктылар.

Шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары һәр атнаның җомгасында беркетелгән территорияләрдә җыештыру эшләрен башкарачаклар.

Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8094299.htm

2022 елның 21 апрелендә Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Владимир Островенко видеоконференция режимында Татарстан Республикасында яшәүченең мөрәҗәгатен карады. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан № 453 боерыгы белән расланган Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балыкчылык Кагыйдәләре нигезендә, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә аларга коючы елгаларда балык тоту буенчан тыелган чор башлана.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов команданы җирле үзидарә көне белән котлады. Тантана сәбәпчеләре Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залына чакырылды. Гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү, территорияне үстерү, муниципаль проектларны, республика һәм федераль программаларны вакытында һәм сыйфатлы гамәлгә ашыру,  Мамадышның киләчәге дә  муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның өстенлекле бурычлары дип атады.

Эшкә урнашкан һәр граждан медицина хезмәте һәм даруларга түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, чыгымнар буенча салым тотып калынуын ала ала.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

"Челтәр компаниясе" АҖ 21 апрельдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Мамадыш районы, Мамадыш шәһәре, Гаяз Исхакый урамы  буенча электр энергиясе бирүне вакытлыча туктатып  тору мөмкинлеге турында хәбәр итә. Электр энергиясе белән тәэмин итүне  ваытлыча  туктатып тору электр челтәре җиһазларын ремонтлауга планлы рәвештә чыгу белән бәйле.

Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге һава торышы көтелә:

-көндез һәм кич 20, төнлә - 21 апрельдә иртән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк;

-21 нче апрельдә иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр (Казанда да).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International