Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен»медале белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Бүген безнең матбугат хезмәте, территория җитәкчеләре өчен һәр көн эш көне булганны искә алып, Сергей Николаевич белән элемтәгә чыкты. Без аны бу лаеклы бүләге белән котладык.
Сергей Степанов җирлек башлыгы булып 2008 елдан бирле эшли. Никифорово һәм Сәртек авылларының тормыш сыйфаты аның эш- гамәлләреннән тора.
- Бу вакыт эчендә күп эш башкарылды. Сүз дә юк, беренче елларда иң авыры булды, проблемалар күп, ә финанс яктан таянырга мөмкин булган программалар юк. Беренче эш итеп мин су белән тәэмин итү мәсьәләсенә алындым-Никифорово авылында су гел җитми иде. Аллага шөкер, бүген авылдашлары йортларында чишмә суы ага. Су башнясында барысы да автоматлаштырылган, - дип сөйли Сергей Степанов.
Ир-ат фикеренчә, федераль һәм республика программалары, башлыклар эшен шактый җиңеләйтә. Әмма, чын җитәкче табучы булырга тиеш, каяндыр бүлеп биргәнне, кемдер алып килгәнне көтеп утырып кына булмый, ә үзеңә эзләргә кирәк. Мондый кеше итеп ул район башлыгы Анатолий Ивановны үрнәк итеп куя.
- Анатолий Петрович, бик нык ярдәм итә! Мин сорамыйм, тик аңа нинди дә булса инициатива белән мөрәҗәгать итсәң, ул, һичшиксез, хуплаячак, кабул итәчәк, ярдәм итәчәк. Ике ел элек, ул барлык һәйкәлләрне тәртипкә китерергә дигән күрсәтмә биргәч, мин бик тыйнак суммага план алып килдем, ә күбрәк алдым. Анатолий Петрович моны ата - бабалар истәлеге, тарих, гореф-гадәтләрне саклап калу икәнлеген аңлатты, - дип искә ала Никифорово авыл җирлеге башлыгы.
Уртак көч белән җирле гыйбадәтханәне дә тәртипкә китердек. Башта түбәне яңарттык, соңрак корылманы тулысынча тышлап куйдык, ә хәзер Чиркәүдәге алтарь да яңа.
Сергей Степанов республика җитәкчелегенең үз эшен югары бәяләвенә шат. Хәер, ул аңа лаек инде. Бу хакта җитәкченең зур стажы да, үзара салым программасы да сөйли.
- Мин авылдашларга, җирле депутатларга рәхмәтле. Шуларның берсе, Рәсүл Садриев белән Никифорово авылында скандинавия йөреше өчен әйләнмәле юл белән ял паркы оештырырга ниятлибез. Төзелеш өчен мәйданчыкны әзерләдек, проектны гамәлгә ашыру өчен акча эзләячәкбез, - ди башлык.
Без Сергей Николаевичка яңа идеяләр һәм планнарны гамәлгә ашыруларын телибез һәм тагын бер кат котлыйбыз!