Район башлыгы Анатолий Иванов команданы җирле үзидарә көне белән котлады.

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов команданы җирле үзидарә көне белән котлады. Тантана сәбәпчеләре Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залына чакырылды. Гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү, территорияне үстерү, муниципаль проектларны, республика һәм федераль программаларны вакытында һәм сыйфатлы гамәлгә ашыру,  Мамадышның киләчәге дә  муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның өстенлекле бурычлары дип атады.

Моннан тыш, ул коллегаларының игътибарын кешелеклелек, әхлак сыйфатларына юнәлтте. Аның фикеренчә, муниципаль хакимият халыкка  ачык, аңлаешлы, якын булырга тиеш. Проблемаларны хәл итүгә күпме генә көч куелмасын, яңалары да, алар белән бергә халык арасында канәгатьсезлекләр дә булып торачак. Шуңа күрә чын муниципаль районнан даими инициатива таләп ителә. Проблеманы тиз арада чишү мөмкин булмаган очракта, моны халыкка дөрес итеп аңлата белергә дә кирәк.Яңа юллар эзләү өстендә эшләргә кирәк.

 

Аннары алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды. Муниципаль хезмәткәрләргә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен   төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнде. Исемлек белән тулырак район газетасында һәм русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International