Бүген Мамадышта гомумшәһәр өмәсе булды

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген Мамадышта гомумшәһәр өмәсе булды. Шәһәр өмәләре төзекләндерү, яшелләндерү, шәһәр территориясенең санитар торышын яхшырту буенча икеайлык кысаларында уза. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре үз учреждениеләре янындагы урамнарга, паркларга һәм скверларга чыктылар.

Шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары һәр атнаның җомгасында беркетелгән территорияләрдә җыештыру эшләрен башкарачаклар.

Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8094299.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International