2022 елның 21 апрелендә Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Владимир Островенко видеоконференция режимында Татарстан Республикасында яшәүченең мөрәҗәгатен карады. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков катнашты.
Казанда яшәүче бер ханым Россия Президентына Побежимов урамындагы 32А номерлы күп фатирлы торак йортны капиталь ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Айзатуллин РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Владимир Островенкога хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр әлеге объектта йорт эчендәге электр, җылылык, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларын, шулай ук фасад һәм түбәләрне ремонтлау эшләре каралган. Капиталь ремонтны 2022 елның язгы-җәйге чорында үткәрү планлаштырыла, эшләрне тәмамлау вакыты – 2022 елның декабре.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты әлеге мәсьәләне хәл итүне контрольгә алды