Мамадышлыларны чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
Пляж комплексы яңа сезонда үз эшен киләсе атнадан башлаячак. Бу хакта бүген «Шәһәр хуҗалыгы»МУП хәбәр итте. Яз килүгә объект белән район халкы да, экскурсантлар да кызыксынырга өлгергән - социаль челтәрләрдә эш режимы һәм керү бәяләре турында сораулар бирәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 20 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән көчле яңгыр һәм томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
"Челтәр компаниясе" АҖ 20 апрельдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр энергиясе бирүне вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге турында хәбәр итә: Мамадыш районы, Максим Пүчинкәсе авылы, Васильево авылы, К. Маркс урамы.
Электр энергиясе белән тәэмин итүне ваытлыча туктатып тору электр челтәре җиһазларын ремонтлауга планлы рәвештә чыгу белән бәйле.
Пасхага азык-төлекне ничек сайлау турында киңәшләр
2022 елның 19 апрелендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатьләр арасында Мамадыш шәһәренең В..Фигнер, Октябрьнең 18 еллыгы, Кирпеч, Пушкин урамнары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.
Су белән тәэмин итүне туктату Мамадыш шәһәренең В. Фигнер ур., 53 адресы буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.
2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны төнлә республиканың төньяк районнарында юлларда бозлавык, төнлә һәм көндез күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булу белән томан (Казанда-төнлә һәм иртән) көтелә.
Кан басымы күтәрелү -өлкәннәр арасында иң киң таралган авыруларның берсе һәм үлем-китем структурасында лидер булып тора. Инфарктлар һәм инсультлар-сәбәбе дөньяда барлык үлемнәрнең якынча 70% ын тәшкил итә.
Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек дәвам итә. Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек дәвам итә. Тантаналы парадның сценарие буенча фикер алышу лар бара. Район башлыгы Анатолий Ивановның иң мөһим йөкләмәләре дә яңгырады инде. алар 9 Май бәйрәме ул парад кына түгел,бу - иске яраларны яңадан яңарту, үткәннәрне искә алу да.
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.