Илкүләм проект. Мамадыш районының Катмыш авылында мәдәни-ял итү үзәге барлыкка киләчәк.

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Мамадыш районының Катмыш авылында мәдәни-ял итү үзәге барлыкка киләчәк. Аның кирәклеге турында торак пунктта яшәүчеләр күп еллар дәвамында район җитәкчелегенә җыеннарда язмача һәм телдән мөрәҗәгать иттеләр. Объект төзелешенә финанс чаралары  30 миллион сумнан артык, бу акчалар «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында федераль казнадан биреләчәк. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин сүзләренчә, бүгенге көндә  Катмышта 400 дән артык кеше яши,  бу авыл танылган татар актеры Хәлил Мәхмүтовның туган ягы да, -талантлы кешеләр, сәнгатьне яратучылар күп бу авылда. Шуңа күрә мәдәният учагы кирәклеген ассысыклады ул, ә элеккесе авария хәлендә.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов үзәкнең 100 тамашачы урынына исәпләнгән булуын әйтеп узды. Бина илкүләм проект кысаларында төзеләчәк,  иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылыр . дип көтелә. Түгәрәк эшчәнлеген дә яңартырга туры киләчәк-бу шартларның берсе. Илшат Габидуллин сүзләренә караганда, мәдәни-ял итү үзәге, яшьләрнең авылдан китүенә дә киртә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International