ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

16
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап ,  турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әхкәметдин Идиятов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты һәм «Чиста су» республика программасы кысаларында су белән тәэмин итүнең яңа линиясен төзү эшләре алып барыла.

«Нәфис» хәйрия фонды керәшеннәрнең традицион «Питрау» бәйрәменә үзеннә өлеш кертте - 1000 бүләк җыелмасы тапшырды. Алар чарада катнашучыларга-Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм керәшеннәр иҗтимагый оешмасы вәкилләренә, республика районнары вәкилләренә, чакырылган кунакларга һәм башкаларга тапшырылды. Быел бәйрәм Татарстанның Мамадыш районындагы «Тырлау» аланында26 нчы мәртәбә узды.

Кичә кич Мамадыш районының Җөри авылында  26нчы мәртәбә керәшеннәрнең традицион республика бәйрәме Питрау узды. Аның ни өчен Гаилә елына бик яхшы туры килүе һәм «Керәшен гүзәле» конкурсында кем җиңүе турында «Татар — информ»репортажында.


15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр.

Россия почтасы көненә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең 33 хезмәткәре мактаулы бүләкләр алды, аларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Россия Почтасының Идел макрорегионы директоры Андрей Попов тапшырды.


12
июль, 2024 ел
җомга

Быел Питрауда "Керәшен чибәре" титулы өчен Татарстан һәм Башкортстаннан 9 гүзәл көрәшәчәк.

Мамадыш районында быел 16 км яңа асфальт җәеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International