Бүген район башлыгы Вадим Ильич Никитин һәм якташыбыз Илнур Мансур улы Галиев кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраштылар. «Батарейка» кушаматлы сугышчы — алгы сызыкта безнең районны лаеклы тәкъдим итүче батыр сакчы.
Шәхси әңгәмә барышында хәрби бурычларны үтәүче егетләрнең агымдагы хәле һәм ихтыяҗлары турында фикер алыштылар. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Барлык билгеләнгән проблемалар аерым контрольгә алынды, һәм якын арада аларны хәл итү өчен конкрет адымнар ясалачак. Шулай ук хәрби хезмәткәргә гуманитар ярдәм тапшырганнар. Моннан тыш, Илнур Мансурович Мамадыш туган якны өйрәнү музеена үзе төзегән махсус хәрби операция территориясе диорамасын алып кайтты.