Мамадышта сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

         Мамадышта Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг узды.

        Бу дата очраклы гына сайланмаган. Нәкъ 37 ел элек — 1989 елда — Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан Демократик Республикасыннан чыкты. Бик катлаулы шартларда безнең солдатлар һәм офицерлар тугыз еллык хәрби конфликт аша ныклык һәм батырлык белән үттеләр. Тантаналы чара интернационалист якташларга һәйкәл янында узды.

            Анда Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, сугыш хәрәкәтләре ветераннары (сугышчы-интернационалистлар), һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары һәм җирле халык катнашты.                       Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин үзенең чыгышында яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә аерым басым ясады: "Без яшь буынны якташларыбызның батырлыгы  үрнәгендә тәрбияләргә бурычлы. Безнең мөһим бурычыбыз:  һичшиксез Җиңү паркында яңа аллея төзүгә керешү. Монда төрле буын геройларының исемнәре янәшә булачак. Бу һәр яшь кеше Ватанны саклау — Чын ир-атларның изге бурычы икәнен аңласын өчен кирәк".

Митингка килгәннәр ул сугышның коточкыч бәясен искә төшерделәр — 14 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры өйләренә кайтмаган. Мамадыш районы өчен дә бу  шәхси фаҗига булып тора: безнең районнан  10 кеше һәлак булган. Әфганстан Демократик Республикасында күрсәткән батырлыклары өчен:

🔹 Мамадыш районыннан 12 сугышчы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (шуларның 9ы-үлгәннән соң);

🔹 16 сугышчы «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләренә лаек булган. Митинг барышында җыелганнар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара бүләкләү тантанасы һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International