2026 елның 17 февраленә ашыгыч кисәтү

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

16 февраль кичендә, 2026 елның 17 февралендә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем,  кайбер районнарда яңгырлы, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараю белән көчле буран көтелә. Җилнең  тизлеге 17-22 м/с кадәр, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә.

2026 елның 16 февралендә кичен һәм 17 февралендә төнлә урыны белән Татарстанның көнбатыш районннарында һәм Казанда 20 мм һәм аннан да күбрәк кар явуы көтелә.

 Юлларда сак булыгыз. Һава торышы буенча киенегез.Бик кирәк булмаганда, ерак юлларга чыкмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International