Биредә дөньякүләм селекция стандартлары буенча булдырылган илебезнең иң яхшы роза сортлары үстереләчәк. Комплексның җитештерү куәте-атна саен 40 мең чәчәк.
Мамадышның яңа теплица комплексында беренче розалар киселгән инде-предприятие тест режимында эшли һәм тулы куәтенә чыгарга әзерләнә. Розарийның рәсми ачылышы 16 февральдә булачак.
Проектны «Родные края ОПТ»компаниясе гамәлгә ашыра. Теплица хуҗалыгының мәйданы - 1,1 гектар. Мамадыш розарие продукциясе Татарстанның чәчәк кибетләренә генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләренә, шул исәптән яңа территорияләргә дә китереләчәк.