Соколка авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

2026 елның 14 феврале, шимбә

        Соколка авыл җирлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин катнашында халык җыены узды.

        Җирлек башлыгы Айнур Гатиятуллин 2025 елдагы башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җирлек составына биш торак пункт керә: Соколка авылы, Соколка урманчылыгы поселогы, Грахань авылы, Иске Закамский һәм Яңа Закамский поселоклары.

       Территориядә 481 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча муниципаль программа кысаларында (биш һәм аннан күбрәк савым сыерлары тотканда) саву аппараты Карина Кузьминага тапшырылды.

        2026 елда үзара салым акчаларын территорияләрне төзекләндерүгә, юллардагы чокырларны ремонтлауга һәм урамнарны яктыртуга юнәлтү планлаштырыла. Вадим Никитин халыкның мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Барлык мәсьәләләр дә шәхси контрольгә алынды, ә кайберләре урында ук хәл итлде.

        Социаль инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Район башлыгы гражданнарның җирлек тормышында актив катнашуының мөһимлеген ассызыклады һәм уртак максатларга ирешү өчен киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өндәде. Чара азагында бүләкләү  тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International