Тарих авазы: Мамадыш районында Муса Җәлилне искә алдылар

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Мамадыш районы китапханәләрендә истәлекле чаралар уза.

Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны шагыйрьнең катлаулы язмышы белән таныштырды. Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә үткән коточкыч еллары турында сөйләделәр, анда аның бердәнбер коралы шигырьләр булып калуын ассызыклап үттеләр. Әсирлектә туган  героик әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International