Җиңү Армиясенә кушыл!
Һәр контрактчы өчен 100 000 сум
Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222 59 00 телефоны буенча
«Нәфис» фонды Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булганннарның гаиләләренә 303 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары белән ярдәм итәчәк.
2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 17 000 артык бушлай хезмәт алды. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.
Җиңү Армиясенә кушыл!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.
Мунча район Мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре җыйган акчага ясалган. Бүген ул МХО зонасына озатылачак. Ә кичә районның башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин хәйриячеләр, шул исәптән мунчаны ясаучы Юрис Шәкүров белән очрашты. Ул якташларына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» лозунгына тугры калулары, бердәмлекләре һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин Мамадыштагы социаль әһәмиятле объектлар төзелешенең барышын тикшерде.
Мамадышның Җиңү паркында чираттагы "Җәйне бергәләп!" дигән күңелле чара узачак. Ул 18.00 башлана.
Стадион-ипподром территориясендә «Җәй бергә»балалар чарасы узды. Мамадышның төрле районнарында һәи пәнешәмбе балалар өчен шушындый күңелле чаралар уздыралар.