Ватанны саклаучылар елын аның төп геройлары турындагы мәгъүмат белән башлыйбыз. Район башлыгы Вадим Никитин бүген махсус хәрби операциядә катнашучы тагын бер хәрби хезмәткәргә рәхмәт белдерде. Айнур 2024 елның җәеннән махсус хәрби операциядә катнаша, ялга Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кайта. Ватанны саклау өчен ул вакытлыча яхшы эшен калдырып торырга карар иткән. Өйдә аны әти-әнисе, хатыны көтә.
-- Мин ир кеше, без дә сакламасак, Ватаныбызны кем саклар, - ди Хан.Район Башлыгы якташыбызга исән сау , җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде. Солдат наборы тапшырды. Шулай ук аңа матди ярдәм дә биреләчәк.
- Үзегезне саклагыз. Сезнең кебекләр безгә алгы сызыкта да, тылда да кирәк. Сезне монда көтәбез, Сезнең кебек тәҗрибәле, ватанпәрвәр, тәвәккәл з безгә алга таба эшләр өчен кирәк булачак, - диде Вадим Никитин.