Район башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге сабый балалаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Нәниләр өчен чыршы тирәсендә театральләштерелгән тамаша бүген оештырылды. Кичә 10 яшьтән өлкәнрәкләр Татарстан Рәисе Чыршысында катнаштылар, иртәгә җирле дәрәҗәдә тагын бер бәйрәм булачак. Быел муниципалитет махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге 400 гә якын баланы бәйрәм белән котлады. Аларга Яңа елга бүләкләр бирелде. Вадим Никитин бәйрәмне ачуда гына катнашмады, нәниләр белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнады, балалар белән аралашты.
- Алар барысы да-геройларның балалары һәм үзләре дә геройлар . Нәкъ менә шушы балалар үскәч илебезнең патриотлары, лидерлары, җиңүчеләр булачак, - дип язды ул к үзенең Телеграмм каналында.