Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнашты. Аны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең XIX съезды ачылыр алдыннан үткәрделәр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр район башлыгы җирле дәрәҗәдә акциягә кушылды - ул махсус хәрби операциядә катнашучының күпбалалы гаиләсендә тәрбияләнүче балалар теләген үтәячәк.