Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2025 елда дөньяга килгән беренче бала теркәлгән. Ул - Рәхимовлар гаиләсендә өченче бала булып туган Рәхимов Айназ Ленар улы.
Айназның авырлыгы- 3920 грамм, буе- 56 сантиметр . Айназ тугач, алар күп балалы гаилә статусы алганнар. Яшь гаилә Әрмәнстанда яши: әтисе Ленар Рамилевич Кораллы Көчләрдә хезмәт итә, ә әнисе Алина Сергеевна педагог булып эшли. Хәзер бәхетле әти — әниләр өч ул тәрбиялиләр-Әмир, Аяз һәм Айназ. ЗАГС бүлеге баш белгече Фәния Гаяз кызы тантаналы шартларда гаиләгә беренче рәсми документны тапшырды һәм аларны район җитәкчелеге исеменнән котлады. Гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, шулай ук 5000 сумлык сертификат тапшырдылар. Яңа туган Айназ Рәхимовлар гаиләсе өчен һәм тулаем район өчен Яңа елны бәхетле башлау булсын.