ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан буенча СФР бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак.  Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.


23
август, 2024 ел
җомга

Багажны почта аша җибәрү-мондый ысулны ялга барганда Татарстанда яшәүчеләрнең саны торган саен күбрәк сайлый. Үзең белән самолетка кул йөгенә алырга ярамаган әйберләрне ял итү урынына посылка белән җибәрү яки артык шәхси әйберләрне өйгә кайтарып җибәрү бик уңайлы.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстанлыларга күпфатирлы йортларда гомуми милекне теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның июленнән күпфатирлы йортта гомуми милек хокукындагы өлешне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы гамәлдән чыгарылган.

 Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.

26 августтан 29 августка кадәр «Мой бизнес» үзәге социаль ракт алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак. Социаль ракт нигезендә дәүләт ярдәме алу өчен белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.

Чит илгә посылка җибәрүче Татарстан эшмәкәрләренә Россия почтасы хезмәтләрен алу мөмкинлеге булды. Россия почтасы аша Армения, Казахстан, Молдова, Беларусь илләренә посылка җибәрергә була. Посылканы почтадан алганда сатып алучы түләп ала.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узды. Чарада Татарстанның югары җитәкчелеге, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашты.

2024 елның 21 августында безне нииди һава торышы көтә?

Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр экспертлары бакчачылык ширкәтләрен бушлай газлаштыру дәүләт программасында катнашу мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында килгән гражданнарның сорауларына җаваплар бирделәр. Кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Башка актуаль мәсьәләләр һәм ачык җаваплар белән биредә һәм тагын да тулырак русча вариантта  танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International