Бүген Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә аеруча күңелле, җылы булды. Эш язгы һава торышында гына түгел! Биредә «Вдохновение» клубы очрашуы узды.
Яңа бала тапкан әниләр дә, балалар тәрбияләү тәҗрибәсе булганнар да уңайлы атмосферага җыелды. Чараның төп максаты-энергия, яңа белемнәр һәм күңелле аралашу өчен пространство булдыру. Катнашучыларны ГХАТ бүлеге җитәкчесеЛәйсән Дөлмиева сәламләде.
Бүлек белгече Гүзәл Ибраһимова мөһим темаларга кагылды: бала тугач, гаилә системасы ничек үзгәрә һәм ничек «җитәрлек дәрәҗәдә яхшы әни»булу турында сөйләде. Очрашу программасы гамәли киңәшләр белән дәвам итте:
\💪 Фитнес-тренер Алия Галиева бала тапканнан соң тиз арада тернәкләнү өчен гади күнегүләр күрсәтте.
Нутрициолог Ирина Смирнова гадәти булмаган программа әзерләгән: ашыгыч арада файдалы һәм туклыклы ризыклар әзерләү һәм дегустацияләү.
Декреттагы әниләр өчен чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында җылы шартларда узды.