21 март көнне шәһәрнең үзәк мәйданында «Нәүрүз» бәйрәме уза.

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Иртәнге 7:00 дән үк ярминкә рәтләре эшли башлаячак. Биредә һәркем үзенә кирәкле әйберне таба ала: ит һәм сөт продукциясе,  бал, шулай ук өйдә ясалган  кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр һ.б.

 9.00 да Нәүрүз бәйрәме башланачак. Бәйрәмебез кунакларын мавыктыргыч театральләштерелгән тамаша,  милли спорт уеннары һәм ярышлар көтә. Аннары "Нәүрүз чибәре" бәйгесе булачак.Шулай ук иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары белән якты бәйрәм концерты карый алачаксыз.

 Сезне ярминкәдә һәм бәйрәмдә  көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International