Игътибар – язгы бозга чыгу куркыныч!

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

        Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе яз көне бозның калынлыгы алдаучан булуы һәм көчле агымлы урыннарда бозның ашалып юкаруы  мөмкинлеге турында кисәтә.

       Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез:

Бозга чыкмагыз һәм сулык тирәсендәге балаларны һәм хайваннарны караучысыз калдырмагыз. ЯрылганЮ су белән ашалулар барлыкка килгән һәм кара таплы яр буйларыннан сакланыгыз.

- Бозга автомобильләрдә һәм мототехникада чыкмагыз.

- Бозга чыгарга кирәк булганда үзегез белән  коткару чараларын (бау, таяк) һәм кәрәзле телефон алыгыз. Әгәр берәрсе боз астына төшеп киткән икән:

- Тиз арада 112гә шалтыратыгыз.

- Боз читенә якын килмәгез, бозга үзегез кермәгез.

- Зыян күрүчегә бау, таяк яки кием-салымны ташлагыз, эчкә ятыгыз да сак кына тартыгыз. Коткаручыларны  көтегез.

Ата-аналарны үз балаларын күзәтүсез калдырмаска чакырабыз:

- Балаларга язгы бозның көпшәк һәм нык булмавын аңлатыгыз.

- бер генә  саксыз адым да куркыныч тудыра алуы турында кисәтегез.

- Маршрутны тикшереп торыгыз: балагызның мәктәптән соң кайда вакыт үткәргәнен белегез.

- Сулыкларда уйнауны, корабльләр җибәрү яки балык тоту өчен суга төшүне тыегыз.

- Шәхси мисал: беркайчан да бозга үзегез балалар алдында чыкмагыз. Балалар еш кына олыларның үз-үзләрен тотышын кабатлыйларр, аны куркынычсыз дип саныйлар.

Исегездә тотыгыз: балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге бары тик сездән генә тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International