Түбән Ушмада "Минем гаиләм - минем горурлыгым" район фестиваленә бәйле әзерлек чаралары төгәлләнә - бу Россиядә Гаилә елына багышланган тагын бер проект, аны район мәдәният йорты башлап җибәргән һәм муниципалитет хуплаган.
Мамадышның үзәк урамнарының берсе - Домолазов урамында юл өслекләрен ремонтлау башланды. Аны октябрь башына кадәр «Татавтодор» юл-төзелеш компаниясе башкарырга тиеш. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 500 метр тәшкил итәчәк - Домолазов урамының Гагарин урамы белән кисешкән урынннан алып Домолазов урамының Тукай урамы белән кисешкән җиренә кадәр.
Татарстанлыларның ЕПГУ дагы шәхси кабинеты ярдәмендә җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге барлыкка килде һәм, кирәк була калса, Татарстан Республикасы җирләрен саклау һәм куллану буенча дәүләт инспекторын профилактик визит белән чакыртырга да була.
27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай җибәрә ала.
Уку елы башланыр алдыннан, димәк, сезнең балагыз өчен түгәрәк яки секция сайларга вакыт, чөнки мәктәп һәм өстәмә белем бирү безнең илдә бердәм система буларак төзелә һәм алар бергә гамәлгә ашырылганда гына нәтиҗәле. Бүген «Мәгариф» милли проекты буенча 17,7 меңнән артык түләүсез үзәк һәм 1,5 миллионга якын яңа өстәмә белем бирү урыны булдырылган. Россиядә түгәрәкләргә һәм секцияләргә барлыгы 19 миллионнан артык укучы йөри.
Татарстанда эшмәкәрләр һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта. Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшмәкәрләр саны 101,6% ка яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.
Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарага социаль координатор озатуында хәрби хезмәткәрләрнең туганнары чакырылды.
Татарстаннның почта бүлекләре Республика көне уңаеннан эш графикларын үзгәртә. 30август - ял көне, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча түләүсез хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар. Сайлап алу өчен Россиянең иң эре биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, әлеге исемлеккә 196 бакчачылык ширкәте кертелгән. Тулы исемлек белән ведомство сайтында документлар бүлегендә танышырга мөмкин.