Бүген Мамадышта Язгы ярминкә уза, анда районның 14 авыл җирлеге, фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләре, шулай ук күрше шәһәрләрдән кунаклар катнаша.
Чара үзенчәлекле бәйрәм характерында: районда яшәүчеләр өчен төрле бәядән тәмле ризыклар , күңел ачу уеннары һәм концерт программасы да оештырылды . Әлеге ярминкә бу сезонны йомгаклау ярминкәсе булды.