Мамадыш районының Яңа поселогы - яңа коронавирус йогышы теркәлгән тагын бер территория. Әлеге торак пунктның берьюлы ике кешесе башкала табиблары күзәтүе астында калган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлегендә билгеләп үтүләренчә, ике пациент та – өлкән кешеләр.
Тагын ике мамадышлы коронавирус йоктырган - район башлыгы Анатолий Иванов оператив штаб алдына яңа бурычлар куйды.
Мамадыш районында яшәүчеләрдән коронавирусны профилактикалау чараларына җаваплырак карауларын сорадылар
Короновирус чорында мамадышлылар дистанцион рәвештә шахмат уйныйлар
Бүгенге көннән район үзәк хастаханәсенә керүче һәркем кулларын антисептик белән эшкәртергә һәм үзе белән саклагыч битлек булдырырга бурычлы. Профилактик чаралар поликлиникага кергәндә оештырылды.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәкләре, яңа коронавирусны ачыклау өчен, диагностик тест-системалар белән тәэмин ителгән.