Мамадыш районы җитәкчелеге халыкка коронавирус пандемиясе чорында куркынычсызлык чараларын үтәүгә җитди карауларын сорап мөрәҗәгать итте. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча, киләсе дүшәмбедән башланачак ял атнасында туганнары янына бару, сәүдә үзәкләрендә бул өчен түгел, ә россиялеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау эшенә юнәлдерелгән глобаль процесста мөһим момент буларак кабул итү мөһим. Коронавирус белән алга таба хәл хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән гамәлләргә генә түгел, ә һәрберебезнең гражданлык аңына да бәйле. Бу бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә – гражданнарның аеруча зәгыйфь категориясенә, шулай ук балаларны бөтен көчләре белән инфекция йоктырудан сакларга тиешле мәктәп укучыларының ата-аналарына кагыла.
Район җитәкчелеге чит ил сәфәрләреннән кайткан мамадышлыларга аерым мөрәҗәгать итте. Үз-үзеңне изоляцияләү, ә авырган очракта, медикларга вакытында мөрәҗәгать итү - бу кешеләрнең төп бурычы, дип атадылар. Киләсе атнада ял булачак. Исегезгә төшерәбез, ул предприятие, учреждение, дәүләт хакимияте органнары, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен бик мөһим булган җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә кагылмый.
Форсаттан файдаланып, район җитәкчелеге инде җаваплылык күрсәткән – ялдан вакытында кайтулары турында хәбәр иткән, өлкән күршесенә азык-төлек сатып алырга булышкан яки тискәре кәефләргә бирешмәгән кешеләргә ихлас рәхмәт белдерде.