Тагын ике мамадышлы коронавирус йоктырган - район башлыгы Анатолий Иванов оператив штаб алдына яңа бурычлар куйды

2020 елның 17 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасында 16 яңа коронавирус йогу очрагы, шул исәптән Мамадыш районы буенча 2 очрак расланды. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Мамадыш районындагы территориаль бүлегендә билгеләп үтүләренчә, кичә тасвирланган – зарарлану Казан территориясендә контакт юл белән килеп чыккан. Әмма бу юлы тагын бер зарарланган кеше симптомнарсыз һәм авыру турында шикләрсез генә Мамадыш районы территориясендә булган, ә ОРВИ симптомнары тугач, ашыгыч рәвештә республика медицина учреждениесенә китерелгән. Бүген аның ире йорт күзәтүендә, аңа үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу һәм кем белән дә булса контактка керү тыела.

Район башлыгы Анатолий Иванов бүген иртән видеоэлемтә форматында коронавирус белән көрәш буенча җирле оператив штаб әгъзалары алдында торган яңа бурычлар турында фикер алышты. Өстенлекле юнәлешләр арасында-халыкка грамоталы мәгълүмат бирү. Анатолий Иванов статистик мәгълүматларны оператив һәм буяусыз хәбәр итүне таләп итте.

-Район халкының райондагы хәл турында дөрес мәгълүмат алуы кирәк. Шулай гына халыктан дөрес реакциягә ирешә алабыз - фикер алышулар, уй-фикерләр паникага китерергә мөмкин, алай  ярамый, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Шуның белән бергә, ул районга килүче кешеләрне контрольдә тотуны катгыйландырырга кушты.

- Без гражданнарыбызны яклау буенча барлык чараларны да күрдек, күп очракларда алдан да эшләдек, мамадышлылар үзләре тәртипле һәм түземле итеп өйдә утыралар. Янау читтән килә, башка шәһәрләрдән һәм регионнардан инфекция эләгүнең бар мөмкинлекләрен юкка чыгаруыгызны  сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы штабта катнашучыларга.

Муниципаль берәмлек җитәкчелеге йөкләмәсе буенча район территориясендә күпфатирлы йортларның, урамнарның подъездларын, күпләп яши торган урыннарны санитар эшкәртү, автомобильләрне дезинфекцияләү дәвам итәчәк. Даруханәләрдә, кибетләрдә һәм хәтта автозаправка станцияләрендә куркынычсызлык нормалары үтәлешен аерым күзәтеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International