Кисәтү ярдәм итмичә калмас.

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәкләре, яңа коронавирусны ачыклау өчен, диагностик тест-системалар белән тәэмин ителгән. Агымдагы елның 1нче апреленә чаклы 1нче мартка кадәр булган халыкара чаралар үткәрүне, Кытай Халык Республикасыннан килеп укучы студентларга каникулларны озынайту буенча чикләүләр озынайтылды. Хәзерге вакытта транспорт узелларында һәм чараларында дезинфекцияләр үткәрүгә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә биналарны, ашханәләрне эшкәртү буенча махсус режимнарга аеруча игътибар бирелә. Роспотребнадзорның комплекслы чараларын гамәлгә ашыру Россия Федерациясе территориясенә яңа коронавирус инфекцияләрен кертү һәм таратуны кисәтү буенча Милли план кысаларында башкарыла. Эпидемиягә каршы чаралар дәвам итә, ситуация Роспотребнадзорның катгый контролендә тотыла. Коронавирус йоктыру билгеләре: COVID-19 гадәти грипп симптомнарына охшаш: югары тән температурасы, баш авырту, хәлсезлек, йөткерү, сулау авыраю, мускулларның авыртуы, күңел болгану, диарея.

К о р о н а в и р у с  и н ф е к ц и я с е н ә  к а р ш ы

профилактиканың җиде адымы: 1.Җәмәгать урыннарына барудан тыелып торыгыз; 2.Җәмәгать урыннарында бер мәртәбә кулланыла торган медицина битлекләрен файдаланыгыз, аларны 2-3 сәгать саен алыштырырга онытмагыз; 3.Якын контактлардан качарга тырышыгыз һәм ОРВИ билгеләре күзгә ташланган кешеләр белән бер бинада булудан читләшегез; 4.Урамнан кергәч, кешеләр белән контактта булганнан соң кулларны сабынлап, кайнар су белән юарга онытмагыз; 5. Үзегез файдалана торган гаджетларга, оргтехникага һәм аларның өслекләренә дезинфекция ясагыз; 6.Сәламләшкәндә кочаклашуны, кул кысышуны чикләгез; 7.Шәхси гигиенаның бары тик үз әйберләрен генә кулланыгыз. Коронавирус инфекциясе шиген ачыклауның 5 кагыйдәсе: 1.Өегездән чыкмагыз. Хәлегез начарланса, табиб чакыртыгыз. 2. Авыру кешеләр белән контактны киметегез. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр белән. Авыруны карауны бер генә кеше башкарса, яхшырак булыр. 3.Йөткергәндә яисә төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткадан яисә кулъяулыгыннан файдаланыгыз. Алар булмаганда, терсәккә төчкерегез. 4. Шәхси гигиенаның бары тик үз әйберләрен һәм бер мәртәбә кулланыла торган савыт-сабадан файдаланыгыз. 5.Бинаны дезинфекцияләү чаралары ярдәмендә юешләп җыештырыгыз һәм даими рәвештә җилләтеп торыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International