Короновирус чорында мамадышлылар дистанцион рәвештә шахмат уйныйлар

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Мамадышта интернет аша классик контроль белән шахмат буенча районның шәхси ачык чемпионаты старт ала.  Аны "Балалар һәм яшүсмерләр йорты" оештыра. https://lichess.org/ интернет-порталы мәйданчыгына үзенең көчләрен һәм осталыгын тикшерү теләге белән районның теләсә кайсы кешесе катнашырга мөмкин. Хәзерге вакытта моны 40 кеше эшләргә өлгергән.  Чара өченче тапкыр уза.. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, коронавирус һәм язгы каникуллар чорында дистанцион турнир аеруча популяр булырга мөмкин.

Чемпионат 27 мартка кадәр дәвам итәчәк, җирле вакыт белән 9:00 сәгатьтә уеннар башлана. Катнашучылар  мөстәкыйль уйнарга тиеш. Интернет-турнирда җиңүчеләр кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International