Мамадыш пенсионерларына битлекләрне бушлай бирәчәкләр

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүгенге көннән район үзәк хастаханәсенә керүче һәркем кулларын антисептик белән эшкәртергә һәм үзе белән саклагыч битлек булдырырга  бурычлы. Профилактик чаралар поликлиникага кергәндә оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бушлай битлек өләшүне район җитәкчелеге инициативасы белән оештыра алдык. Моннан тыш, бүген эшләнмәләрне халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче учреждениеләр коллективлары да алды.

Битлек түләүсез нигездә Россия Пенсия фондының Мамадыш районындагы идарәсенә бирелә -  аны 65 яшьтән өлкәнрәкләр ала. Тулаем алганда, район буенча вазгыять имин кала, мамадышлыларның ике атналык карантинны үтәүләрен контрольдә тоту дәвам итә, алар Франциягә, Вьетнамга, Доминикана Республикасына, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәргә барып  кайткан кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International