Мамадыш районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Мамадыш районының Яңа поселогы - яңа коронавирус йогышы теркәлгән тагын бер территория. Әлеге торак пунктның берьюлы ике кешесе башкала табиблары күзәтүе астында калган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлегендә билгеләп үтүләренчә, ике пациент та – өлкән кешеләр.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, республикада COVID-19 зарарлану очракларының гомуми саны 2 312гә җиткән. 1195 кеше терелгән (+22 тәүлек), сигез кеше үлгән (+1 тәүлек).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International