ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

24 октябрьдә  Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр республикакүләм мөселман яшьләре спорт  уеннары булды. Бу спартакиадада 12 мөхтәсибәт (Чирмешән, Мөслим,Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Кукмара, Казан, Зәй, Теләче, Әлмәт) командасы көч сынашты.

Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 23 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үтте.
 төгәлләнде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны ачыклау максатыннан, жюри әгъзалары финал ярышларына үткән 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәләрендә булды.
Ильнар Галиуллин- “Russian Event Awards” исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүче. “Корстон” күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия масштабындагы чарага Россиянең туризм берләшмәләре вәкилләре җыелды. 
Район мәдәният йортында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында сморт-конкурска старт бирелде. Сәхнәгә беренчеләрдән булып “Татавтодор“ җәмгыятенең Мамадыш филиалы һәм район кулланучылар җәмгыяте үзешчәннәре аяк басты.
Алтын җирдән табыла, акыл- китаптан.  БҮГЕН ХАЛЫКАРА МӘКТӘП КИТАПХАНӘЛӘРЕ КӨНЕ!
Киләсе атна башыннан, ә төгәлрәк әйткәндә 2нче ноябрьдән, республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башланачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Язылышуга гариза язу көне Мамадышның яшь пары Ильнар Иванов белән Гөлназ Ибраһимовага икеләтә бәйрәм булды, чөнки шушы көн кәләшнең туган көненә туры килгән.
Алабугада үткән Республикакүләм ярышта катнашып Мамадыш мөселман яшьләре мини футбол буенча беренче урынны алып җиңү яуладылар! 
Хоккейда да сынатмыйбыз. Мамадыш хоккейчылары сезонны уңышлы дәвам итә. Узган атнада 2001 нче елгы командалар арасында хоккей буенча ТР беренчелеге узды. “Олимп-Мамадыш” Баулы шәһәренең “Девон” командасына каршы уйнады. 
Бүген “МамадышТВ“ телеканалының иҗат төркеме тамашачыларга “Авыл көндәлеге“ тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International