Мамадыш мәктәпләре каникулга әзерләнә.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Киләсе атна башыннан, ә төгәлрәк әйткәндә 2нче ноябрьдән, республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башланачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Балаларның яллары бер атнага сузылып, укулар 9нчы ноябрьдән старт ала. 

Районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре белдерүенчә, каникул чорында белем бирү учрежденияләре “тик тормаячак“. Алдан расланган план нигезендә төрле түгәрәкләр эшчәнлекләрен дәвам итә, шулай ук укучылар өчен файдалы һәм кызыклы чаралар оештырылыр дип көтелә.  

Билгеле булганча, икенче чирек уку елы дәвамында иң кыска чирек дип исәпләнелә. Ул нибары 7 атна дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International