Яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә язылышачак.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Язылышуга гариза язу көне Мамадышның яшь пары Ильнар Иванов белән Гөлназ Ибраһимовага икеләтә бәйрәм булды, чөнки шушы көн кәләшнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә язылышачак. 

Ильнар белән Гөлназ инде 8 ел таныш, ә мәхәббәт уты алар аша 2 ел  эле кабынган Һәм  ике яшь йөрәк мәнгегә бергә булырга сүз куешкан..

Моннан соң, туган көнне билгеләгәндә, яшьләр бер-берсен тормышларын бәйләргә гариза язган көннәре белән дә  тәбрикләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International