Мамадыш мәктәп китапханәләре сер йомгагын чишә.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Алтын җирдән табыла, акыл- китаптан.  БҮГЕН ХАЛЫКАРА МӘКТӘП КИТАПХАНӘЛӘРЕ КӨНЕ!

Шул нисбәттән, “Нократ дулкыннары” радиосы студиясендә кунакта район мәгариф бүлегенең  мәктәп китапханәләре кураторы Гүзәлия Мәхәммәтҗан кызы Сафина булачак. Гомеренең 30 елын китапханәләргә багышлаган Гүзәлия ханым тыңлаучыларга китап дөньясы буйлап мини-экскурс оештырачак.  

26 нчы октябрь кичендә, 17.10 сәгатьтә, халыкара китапханәләр көненә багышланган тапшыруны игътибарсыз калдырмагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International