Хоккейда да сынатмыйбыз

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Хоккейда да сынатмыйбыз. Мамадыш хоккейчылары сезонны уңышлы дәвам итә. Узган атнада 2001 нче елгы командалар арасында хоккей буенча ТР беренчелеге узды. “Олимп-Мамадыш” Баулы шәһәренең “Девон” командасына каршы уйнады. Әмма уңыш Алиһәсе көндәш команда яклы булды. Исәп 1:3. Тренер Илья Шевяховның 2002 нче елгы командасы исә Казанның “Смена” сы белән очрашты. Мамадышлылар әлеге уенда көндәш команданы 12:4 исәбе белән тар-мар итте. Ә 25 нче октябрь көнне, 13.00 сәгатьтә, “Олимп-Мамадыш” командасы Мендлеевскның “Лигры” командасы белән уйнаячак. Шул ук көнне, 15.00 сәгатьтә, 2002 нче елгылар Казанның “Стреласы” на каршы торачак. Безнекеләргә уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International