АЛАБУГАДА МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ СПАРТАКИАДАСЫ БУЛДЫ

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

24 октябрьдә  Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр республикакүләм мөселман яшьләре спорт  уеннары булды. Бу спартакиадада 12 мөхтәсибәт (Чирмешән, Мөслим,Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Кукмара, Казан, Зәй, Теләче, Әлмәт) командасы көч сынашты.

Ярышлар мини-футбол,  кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту буенча оештырылды.

Уен төрләре буенча күрсәткечләр түбәндәгечә:

Мини-футбол:

1 урын – Мамадыш районы командасы

2 урын – Теләче районы  командасы

3 урын – Кукмара районы командасы

Барлык җиңүчеләр  диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Кунакларн көн дәвамында кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар. Төшке ашка мәчеттә тәмле пылау әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International