Ильнар Галиуллин- “Russian Event Awards” исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүче.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Ильнар Галиуллин- “Russian Event Awards” исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүче. “Корстон” күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия масштабындагы чарага Россиянең туризм берләшмәләре вәкилләре җыелды. Лауретларны бүләкләүдә Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев катнашты. Татарстан берничә номинациядә финалга үтте. “Бөек Болгар” исемендәге махсус номинациядә икенче урынга якташыбыз Илнар Галиуллин да ия булды. Конкурска Илнар “Бөек Болгар” фестиваленнән булган фотосурәтләрен юллаган булган. Илнар Галиуллин яшерми, конкурста җиңү аның өчен көтелмәгән, шатлыклы хәбәр булган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International