ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән буран,  көньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә 16 метрга кадәр), юлларда кар көртләре көтелә.

2022 нче елның 8 нче февралендә «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта, «Салават күпере» балалар бакчасында һәм Красная Горка урта мәктәбендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның хезмәт коллективлары белән традицион очрашуы булып узды.

2022 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү:

2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә. Көндез көньяктан көчәйгәндә  секундына 16 метрга кадәр көчле җил, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, юлларда бозлавык һәм  кар көртләре.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып расланды.

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

Аны туган көне белән район башлыгы Анатолий Иванов,  авыл җирлеге башлыгы котлады, истәлекле бүләкләр һәм котлау хаты тапшырдылар.

"Менталь сәламәтлек" проекты 2019 елдан тормышка ашырыла. «Менталь сәламәтлек» проекты — тумыштан алып гомер буена өзлексез ведомствоара ярдәм итү концепциясе. Шуңа күрә балалар омбудсмены безнең республикада проектны гамәлгә кертү инициативасы белән чыкты.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзор косметиканы ничек дөрес сайларга икәнен искә төшерә. Косметика һәм парфюмерия сайлаганда беренче чиратта парфюмер-косметик товарның яраклылык срогына игътибар итәргә кирәк. Сатучы аны сатып алучыга яраклылык вакыты чыкканчыга кадәр тиешле рәвештә файдаланыла алырлык исәп белән тапшырырга тиеш. Шуннан соң товарларның бу төркеме өчен мәҗбүри белешмәләрне өйрәнергә кирәк: косметика атамасы, аның компонент составы, ул күрсәтә торган эффект, кулланыш характерын, саклау ысулларын һәм шартларын, күләмен һәм массасын, дәүләт теркәве турындагы белешмәләрне ачыкларга.

Парфюмер-косметик продукциянең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча халык  2022 елның 07 февраленнә  - 17 февраленә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International